Казань, улица Сеченова, дом 6

Республика наркология диспансеры

Сәламәтлек саклау министрлыгы
Республика наркология диспансеры сайтына рәхим итегез.
Татарстан Республикасында наркомания һәм эчкечелек белән көрәш оешкан төстә бара. Без яшәгән заман үз таләпләрен куя һәм наркомания һәм эчкечелек китергән проблемаларга, кеше кайгысына күз йомып, читләшеп яшәргә мөмкинлек калдырмый.

Җитди төс ала барган халыкны, аеруча балаларны наркотизацияләу процессы — җәмгыятебезгә якты киләчәк төзергә комачаулап торган һәм уйланырга мәҗбүр иткән күренеш. Икътисадыбызны никадәр югары дәрәҗәгә кутерсәк тә, фән һәм сәнгать өлкәсендә нинди генә уңышларга ирешсәк тә, наркомания һәм эчкечелек дип аталган, кешеләрнең күңеленә кереп утырган үз үзеңне бетеру механизмын туктатмасак, без барыбер бәхеткә ирешә алмаячакбыз.
Республика наркология диспансеры һәм республикабызның барлык өлкәләрендә урнашкан аның филиаллары — наркомания һәм эчкечелектән дәвалау клиникалары Татарстан Республикасында наркомания һәм эчкечелек белән көрәшү үзәкләре булып торалар.
Республика наркология диспансерының амбулатория, стационар, шәһәр эчендә һәм шәһәрдән читтә урнашкан реабелитацияләү бүлекләре, реанимация палатасы булган интенсив терапия бүлеге, химия – токсикология лабораториясе бар. Амбулатор бүлекчәләрдә көндезге стационарлар һәм тәүлек буена медицина хезмәтен күрсәтү кабинетлары эшли.

Республика наркология диспансерында наркомания һәм эчкечелекне дәвалау методларының иң алдынгылары кулланыла.Алкоголь һәм наркотик бәйлелектән дәвалау – озак һәм күпэтаплы процесс.Һәм бу процессны озак вакыт эшләп тәҗрибә туплаган белгечләр генә нәтиҗәле башкара ала. Нәкъ менә шундый табиблар Республика наркология диспансерында эшли. Әгәр сезгә бер дәвалау сеансында наркомания һәм эчкечелектән дәваланырга тәгъдим итсәләр, андый вәгъдәләргә ошанмагыз, чөнки бу авырулардан берьюлы һәм